

Бүген, 2 гыйнварда, Уфада “TERRA ZIMA” фестивале дәвам итәчәк. Кунаксарай алдындагы мәйданда Коммунистик урам яклап Кышкы сабантуй узачак. Кунакларны бирегә 13.00 сәгатькә көтәләр. Уфалылар һәм башкала кунаклары милли костюмнарда традицион кышкы күңел ачу чараларында: атта йөрүдә, капчык белән алышларда һәм башка чараларда катнаша алачак.
15.00 сәгатьтә Бөтенрусия самавырлар конкурсы старт алачак. Җиңүчене 50 мең сумлык саллы приз көтә.
18.00 сәгатьтә башкорт-татар эстрадасы йолдызлары катнашлыгында дискотека оештырылачак.
Чыганак: bashinform.ru