

ЛДПР фракциясе лидеры Жириновский Яңа ел каникулларын русиялеләрнең отпускларына кертергә кирәк дигән фикердә. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә үлем очраклары арта.
Жириновский фикеренчә, ял көннәре санын сакларга, әмма аларны гражданнарның 28 көнлек гадәти отпускларына кушарга кирәк. Ул чакта русиялеләр аларны кайчан кулланырга икәнен үзләре хәл итә ала.
“Кемдер каникулларны Яңа елда куллана – хокукы бар. Ә башка берәү май бәйрәмнәрендә бер атна артыграк ял итә. Бу чорда күпләр бакчаларына бара. Башка берәү отпускасында ял итәр өчен ул көннәрне декабрьдә ала ала”, – дип аңлата сәясәтче.
“10 көнлек “локдаун” кешеләрне эчкечелеккә котырта, бу чорда көнкүреш җинаятьләре, сугышу очраклары арта һ.б. 10 көн дәвамында торгынлык кичергән икътисадта зур югалтулар күзәтелә”, – ди парламентарий.
Дәүләт Думасы депутаты бу чорда файдалы эшләр эшләп булмый дигән фикердә. Күпчелек учреждениеләр ябык, ял итәргә баручылар өчен юл хаклары күп тапкырлар арта.
“Шулай булгач, бу каникулларның ни файдасы бар? Өйдә эчеп ятудан башка бер чара калмый бит”, – ди ул.
Чыганак: lenta.ru