

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел нәтиҗәләре буенча туры эфирда сорауларга җавап биргәндә киеренке графикта эшләү өчен кайдан көч һәм мотивация алуы турында сөйләде.
“Минем вазыйфа кешегә тыныч кына утырып эшләргә мөмкинлек бирә торган түгел. Тырышмасаң, уңышка ирешеп булмый”, - диде Радий Фәрит улы.
Алып баручы төбәк Башлыгына үз-үзен дә аямыйча эшләвен, хезмәткәрләренә дә үтә таләпчән булуын билгеләп үтте. Җавап итеп, Радий Хәбиров: “Мин шулкадәр үк усал түгел дә инде!” - диде.
- Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшли башлаганда мин бер ел бик җитди итеп эшләргә һәм системаны җайга салырга ниятләдем. Аннан соң эшләр рельслар буйлап киткән кебек җай гына китәр дип уйлаган идем. Ләкин алай тиз генә җайга салып булмады. Шулай да система эшли башлады, – диде төбәк Башлыгы. Һәм үзе җитәкчелек иткән елларның гади булмавын билгеләп үтте.- Безгә югары әзерлек режимында эшләргә туры килгәнен онытмаска кирәк.