Яңалыклар
28 декабрь 2021, 17:03

Чикләүләр кертү карары турында

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: “ Бизнес өчен чикләүләр кертү карарын кабул итү җиңел булмады”, - ди.

Чикләүләр кертү карары турындаЧикләүләр кертү карары турында
Чикләүләр кертү карары турында

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: “ Бизнес өчен чикләүләр кертү карарын кабул итү җиңел булмады”, - ди.

-Мин төзер, тергезер өчен килдем, ә төп-төгәл киресен эшләргә туры килгәндә, бу когнитив диссонанс тудыра. Авыр иде андый каралар кабул итү. Бик яхшы аңлыйм: чикләүләр урта һәм кече эшкуарлык эшчәнлегендә аеруча нык сизелде. Кечкенә ресторан яки башка кече предприятие өчен без керткән чикләү чаралары катастрофага тиң булды.

Республика Башлыгы Хөкүмәтнең эшкуарлык өчен авыр шартлар тудыруын аңласа да, башка чарасы булмаганлыктан әлеге адымга баруын әйтте.

-Без моны эшләргә тиеш идек. Бер яктан – кешеләрнең сәламәтлеге һәм вирусның таралуын туктатырга тырышу, ә икенче яктан – икътисад. Без шулар арасында баланс саккларга тырыштык, - диде Радий Хәбиров.

Ул шулай ук эшкуарлар өчен матди югалтуларын каплатырга булышучы зур ярдәм чаралары оештырылуын әйтте.

Әлеге вакытта Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 2019 ел дәрәҗәсендә саклана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас