

2022 ел Башкортстанда "Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы" дип игълан ителде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
"Монда мантыйк бар – искиткеч яхшы уздырылган WorldSkills без һөнәри белем бирү системасы белән тагын да активрак эшләргә кирәклегенә игътибар иттек. Республикада 96 колледж бар. Безгә һөнәри белем бирүне модернизацияләү турында яхшылап уйларга кирәк.
Без әле Русия Хөкүмәте белән Уфада һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү федераль үзәген ачу турында сөйләшүләр алып барабыз. Бу максатка ярдәм алырбыз дип өметләнәбез, һәм бу, һичшиксез, һөнәри белем бирү үсешенә этәргеч бирәчәк. Урта махсус белем бирү уку йортлары тулай торакларында да яхшы шартлар тудырырга кирәк, әмма беренче чиратта укыту-җитештерү базасын модернизацияләү кирәк.
Моннан тыш, алдагы елда без лаеклы хезмәт шартлары тудыручы предприятие җитәкчеләренә ярдәм итүнең юридик һәм финанс механизмнарын уйлыйбыз.
Шулай ук без хезмәт династияләрен аерып билгеләдек. Эшче һөнәрен, хезмәт кешесен пропагандаларга кирәк. Озакламый безнең предприятиеләр эшче көчләр җитмәүдән тончыга башлаячак. Бу проблеманы бары тик лаеклы хезмәт шартлары тудырып кына хәл итеп була,”– диде Радий Хәбиров.