Яңалыклар
27 декабрь 2021, 17:35

Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?

Яңа елга санаулы көннәр калып бара.

А.Бикмурзина.А.Бикмурзина.
Фото:А.Бикмурзина.

Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, 26 декабрьдә күзәтелгән бураннардан соң республикада шактый суыта. Хәер, моны үзебез дә бүген сиздек инде.

28еннән  алып 30 декабрьгә кадәр һава температурасы төнлә -18,-23тән алып -22, -27  градуска кадәр төшә,  аязытканда -30,-35 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -15,-20дән алып  -18,-23кә кадәр салкын тәшкил итәчәк.

Иске елның соңгы көнендә җылы һава массалары йогынтысы астында салкыннар йомшарачак.

Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, Яңа ел төнендә аномаль һава торышы күренешләре көтелми. Уртача салкын булачак, диләр синоптиклар. Һава температурасы -10,-15, урыны белән -20 градуска кадәр. Яңа елның беренче көнендә  термометр баганалары -6,-11 салкын күрсәтәчәк. Уфада -8,-10 градус салкын көтелә. Кыска вакытлы кар явачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас