

Бәйрәмегез белән, каләмдәшләр!
Чакмагыш районының «Игенче» гәзите редакциясе 1931 елда эшли башлый.
«Ярышка» исемле беренче саны татар телендә ике битле булып шул елның 25 декабрендә нәшер ителә. Бүген гәзитнең туган көне – 90 яшь!
1933 елдан гәзитнең техник мөхәррире итеп Гаян Вәлишин тәгаенләнә. 1935 –1948 елларда Хадыйм Канзафаров, 1948 – 1975 елларда Фәрәһия Галиева, 1975 - 2002 елларда район гәзитен Хәйдәр Басыйров җитәкләде.
2002 - 2009 елларда бу вазифаны шагыйрь Марис Нәзиров иңләсә, 2009 елның ноябреннән гәзит редакциясенең директоры булып Фәнис Әмирханов эшли.
1937 елның 30 апреленнән башлап, гәзит "Коммунизмга” исеме астында чыга. Ә инде 1963 елның 6 мартыннан башлап, Чакмагыш белән Кушнаренко районнарын кушканнан соң, гәзит "Агыйдел” дип атала һәм Кушнаренкода басыла. 1965 елның 18 апреленнән "Игенче” булып китә һәм Чакмагышта басыла башлый.
2004 елда "Игенче”гәзите һәм район типографиясе кушылу нәтиҗәсендә "Чакмагышинформүзәк” унитар оешмасы булып тора.
“Игенче” гәзите шушы еллар дәвамында Чакмагыш районы халкының алыштыргысыз дусты, юлдашы, киңәшчесе һәм трибунасы булды. Киләчәктә дә ул үзенең мөмкинлекләрен югалтмас, укымлы, фәһемле басма булып калыр, укучылары күп булыр дип уйлыйбыз һәм шуны телибез!
Бәйрәмең – олпат яшең белән, чал чәчле “Игенче”! Синең ярдәмең белән бу тормышта рухи канатларын ныгыткан улларың һәм кызларың да бүген сине зурлый!
Бүген – әлеге катлаулы шартларда да редакция эшенә тугры калган хезмәткәрләреңнең, ветераннарыңның лаеклы бәйрәме! Хөрмәтле каләмдәшләр, сезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗади үсешләр, яхшы матди база, шәп хәбәрләр, үткен каләмле авторлар телибез!
“Игенче”не үстерүдә зур көч салган, бөтен гомерен гәзит аша халкына хезмәткә багышлаган, районны, аның хезмәт һәм тыл, хәрби көрәш һәм фән батырларын, каһарманнарын, шәхесләрен зурлаган, туган телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә саллы өлеш керткән, районның данлы үсешен, тарихын халыкка таныткан, бүгенге алмашына яхшы үрнәк калдырган остазларыбызның рухы шат булсын.
Яраткан “Игенче”безгә озын, нәтиҗәле иҗат юлы телибез!