Яңалыклар
24 декабрь 2021, 07:56

Шәһәр транспортларында билет аласызмы?

Гомумрусия халык фронты инициативасы буенча Уфада БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында шәһәр пассажирлар ташу өлкәсендәге соры схемалар эшенә каршы көрәшкә багышланган киңәшмә үтте.

Шәһәр транспортларында билет аласызмы?Шәһәр транспортларында билет аласызмы?
Шәһәр транспортларында билет аласызмы?

Русия Федерациясенең Җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы, Гомумрусия халык фронтының координацияләү советы әгъзасы Илья Зотов белдерүенчә, Русиянең 83 төбәгендә пассажирлар ташу эшен мониторинглау нәтиҗәсендә 33 процент автобус маршрутларында билет сату акчаларын яшереп калдыру билгеләре ачыкланган. Илья Зотов әйтүенчә, Халык фронтының төбәк бүлекләре активистлары җәмәгатьчелек транспортында 874 контроль сатып алу ясаган. Нәтиҗәдә, пассажирлар белән исәп-хисап ясаганда закон бозу очраклары теркәлгән.
Башта Гомумрусия халык фронты хезмәткәрләре транспортта бару өчен банк картасы белән түләүне сораганнар. Мондый мөмкинлек 58 процент автобусларда гына булган. Ә инде карта белән түләү мөмкинлеге булмаган транспортларда активистлар тере акча белән түләгәннәр һәм билет бирүне сораганнар. 37 процент очракта билет бирелмәгән.
Гомумрусия халык фронтының федераль штабы вәкилләре билгеләвенчә, 100 эре шәһәрдә алып бетерелмәгән керем күләме елына 38,8 млрд. сумга кадәр җитә.
Илнең башка төбәкләрендәге сыман, Башкортстан пассажир ташучылары арасында да выручканы яшереп калдыру киң таралган. БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, шулай ук төрле очрашулар һәм киңәшмәләр һ.б. чаралар барышында, автоташучылар белән "соры схемалар"га каршы көрәш мәсьәләсе кат-кат тикшерелгән. БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев билгеләвенчә, салым органнары, контрольлек итү ведомстволары һәм җәмәгатьчелек оешмаларының уртак эшчәнлеге генә мәсьәләне чишүдә уңышка китерә алачак.
Түгәрәк өстәл артында киңәшләшү нәтиҗәсендә җәмәгатьчелек транспорты проблемалары буенча координацияләү советын оештырырга хәл иттеләр. Аның эшчәнлегенә башкарма властьның федераль органнары, күзәтче ведомстволар, шулай ук Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлекләре һәм Русия пассажирлар ташучылар союзы вәкилләрен җәлеп итәчәкләр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас