

Бүген иртән республиканың район-шәһәрләрендә һава температурасы -28 градуска кадәр суытты. Фактик һава торышы картасына килгәндә, иң түбән температура Аксаковода теркәлгән. Җирле метеостанция дәрәҗәсендә метеорологлар -28 градус салкын теркәгән.
Башкортстанның төньягында (Яңавыл) – -25 градус, көнчыгышында (Учалы) – -22, көньягында (Акъяр) -20 градус салкын теркәлгән.
Башгидромет үзәгендә аңлатуларынча, декабрь өчен бу гадәти күрсәткечләр.
“Русиянең Гидометүзәге хәбәрләре буенча, Башкортстанда бу чорда тәүлеклек уртача һава температурасы күрсәткечләренең нормага якын булуы көтелә”, – диләр ведомствода.
Синоптиклар һава торышының кисәк үзгәрүен фаразлады: республика өстеннән бу атнада төньяк Атлантика циклоны үтте. Атна башында аның алгы өлешендә кар яуса, атна уртасында циклонның тыл өлешендә көчле салкыннар керә башлады.
Җылы киенеп йөрегез, дуслар. Сәламәтлегебез – үзебезнең кулларда.
Чыганак: bashinform.ru