

Соңгы чорларда туйларны “матур датада” үткәрү модасы таралды. Яшьләрнең кайсыберләре саннарның тылсымына ышанса, икенчеләре паспортта үзенчәлекле санна тезмәсеннән торган штамп күрергә тели.
Бу уңайдан узып барган ел өйләнергә теләүчеләрне берничә матур дата белән сөендерде. 21.01.2021 көнне Башкортстанда 100дән артык пар никахларын теркәде. 12.02.2021 датасында исә 209 гаилә корылды.
Ә елның соңгы матур датасында – 21.12.2021көнне республикада 113 пар язылышты. Иң күп пар Уфада өйләнешкән. Шулай ук Стәрлетамак, Сибай, Нефтекама шәһәре яшьләре дә туй үткәрү өчен әлеге датаны сайлаган.
Никах саннары кебек, тормышлары да матур булсын дип телик.
Ә сез саннар тылсымына ышанасызмы?