Яңалыклар
23 декабрь 2021, 18:17

Нәрсә ул бәхет һәм оптимизм?

Путин шул сорауга җавап бирде.

YouTubeYouTube
YouTube

Бүген, 23 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Үзәк күргәзмә залында зур матбугат конференциясен үткәрде.

Иң соңгы сорауларны берсе булып, “нәрсә ул сезнең өчен бәхет һәм оптимизм, алдагы елда безгә нәрсә көтәргә?” дигәнрәк сүзләр яңгырады.

“Ният ителгән планнарны тормышка ашыру. Безнең эшнең мәгънәсе дә шунда – кешеләрнең тормышын яхшырак итү”, – дип җаваплады ил җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, “булыры ихтимал сәяси, эре вакыйгалар (мәсәлән, сайлаулар һәм башкалар) турында сүз куертырга кирәкми. Ә тәү чиратта пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклау мөһимлеген уйларга кирәк.

“Инфляция үсте. Без аны киметә алабызмы һәм пенсионерларның керемен ничек үзгәртергә?” – шул хакта уйларга һәм бирелгән вәгъдәләрне үтәргә кирәк дип ассызыклады Путин.

“Планнар зур. Акчалар искитмәле күп бүленә. Әмма аларны тиешенчә үзләштерергә кирәк. Кешеләр тормышның яхшы якка үзгәрүен тоярлык булсын”, – дип йомгаклады сүзен дәүләт башлыгы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас