

Республика өстеннән төньяк Атлантика циклоны үтүе һава торышының кисәк үзгәрүенә сәбәпче булачак, дип аңлаталар Башгидромет синоптиклары. 21 декабрьдә аның алгы өлешендә җепшек кар явачак, көчле җил вакытында буран чыгачак, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына юеш кар ябышачак. Юлларга кар салачак, бозлавык хасил булуы көтелә. Һава температурасы төнлә һәм көндез +1, -4°.
Атна уртасыннан циклонның тыл өлешендә көчле агым белән салкыннар башланачак. Пәнҗешәмбегә (23 декабрь) һава температурасы төнлә -14,-19° градуска кадәр түбәнәячәк, аязытканда -24° градуска кадәр, көндез -11,-16° кадәр, урыны белән -21°. Явым-төшем кимиячәк. Атна ахырына салкыннар көчәячәк.
Кышны көттегезме? Әнә шулай үзен күрсәтә ул. Кичә-бүген термометрлар 0 градус күрсәтеп, күк ишелгәндәй җепшек кар яуса, ике-өч көннән -20°градус салкын... Мондый кисәк үзгәрешләргә нерв системаң гына чыдасын...
Чыганак: bashinform.ru