Яңалыклар
17 декабрь 2021, 09:09

Октябрь районы хакимияте түрәсен тоткарлаганнар

Без капчыкта ятмый шул...

Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, район муниципалитетында икътисади сораулар өчен җавап  брүче чиновник ришвәтчелектә гаепләнә. Рәсүл. К.ны кичә тоткарлаганнар.

“Бу хәл тулысынча хокук саклау органнары компетенциясендә. Алар барын да ачыклар һәм мәсьәләнең асылына төшенер дип ышанабыз”, – диләр бу хәлгә карата Уфа мэриясендә.

Хокук саклау органнарындгы чыганак түрәне кулга алу фактын раслады.  Чебиләрне көз саныйлар дигән кебек, дәүләт структураларында да ел ахырында шундый “кырын” эшләрне ачыклыйлар, күрәсең...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас