Яңалыклар
17 декабрь 2021, 05:06

Киң күңелле кешеләр кайда яши?

Русиядә яхшы кәефле төбәкләрне ачыклаганнар.

blog.sape.rublog.sape.ru
blog.sape.ru

Чөнки көн саен диярлек социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә үзебезнең эмоцияләрне белдерәбез, лайклар куябыз, комментарийлар язабыз. Әнә шулардан чыгып, “Одноклассники” социаль челтәре үзенчәлекле рейтинг төзегән. Анда быелгы язмаларга карата фикерләр, фотосурәтләргә бәяләрдән чыгып, илнең кайсы төбәгендә изге күңелле һәм яхшы кәефле кешеләр яшәве ачыкланган.

Шулай итеп, социаль челтәрдә иң позитив җавапларны Байкал арты крае, Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр калдырган. Алар елның дүрт кварталында да алда барган. Узган елның лидеры булган Алтай крае быел дүртенче баскычка төшкән. Аннан соң Хабаровск крае килә. Одноклассникиның позитив язучылары унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Воронеж, Новосибирск, Иркутск һәм Свердловск өлкәләре кергән.

Ә менә иң күңелсез һәм тискәре эмоцияләр рейтингын быел Кемерово, Волгоград өлкәләре һәм Приморье крае җитәкли. Кемерово өлкәсендә күңелсез кәефләр дүртенче кварталда – Кузбасстагы “Листвяжная” шахтасындагы фаҗигадән соң кискен арткан. “Негатив” бишлеккә Красноярск һәм Пермь крайлары да эләккән.

Социаль челтәр кулланучыларының күңеленә хуш килгән вакыйгалар булып “Евровидение” җыр бәйгесе, Токиодагы җәйге Олимпиада тора. Миллиардерлар Джефф Безос һәм Ричард Брэнсонның космоска сәяхәтенә, шулай ук халыкара космос станциясендә төп рольне Юлия Пересильд башкаруында фильм төшерелүенә карата да күпләр яхшы бәяләр биргән.

Ә сез быелгы елның кайсы вакыйгасын билгеләр идегез?

Киң күңелле кешеләр кайда яши?
Киң күңелле кешеләр кайда яши?
Киң күңелле кешеләр кайда яши?
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас