

Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсендә республикага төньяк-көнбатыш циклоннар якынаюын хәбәр итәләр.
“Атнаның икенче яртысында явым-төшем көчәячәк. Республиканың төрле районнарында төрле күләмдә кар явуы көтелә. Юлларга кар салуы, бозлавык хасил булуы фаразлана”, – диләр синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -4,-9°, көндез -1,-6° градуска кадәр күтәреләчәк.
Бу карны түземсезлек белән көтәбез. Календарьда кыш булуына карамастан, тәүдә яуган кар эреде, аннан исә бик яз яуды һәм бүгенге көнгә аяк асты пычранып бетте. Коточкыч бозлавык аркасында коммуналь хезмәткәрләр шәһәр урамнарына ком сипте, нәтиҗәдә кыш кышка да охшамаган. Ниһаять, ап-ак карлар явып, бар дөньялар чистарып китсен иде дип өметләнәбез. Тиздән киләсе Яңа елга бар дөнья әкияттәгедәй ялтырап, җемелдәп торсын иде.
Чыганак: bashinform.ru