

Яңа елга озак калмады. Чыршы алып кайтыр вакыт җитте.
Бу атнада Башкортстанда чыршы базарлары эшли башлады. Быел республиканың урман хуҗалыклары Яңа ел өчен 60 мең чыршы, нарат һәм пихта әзерләгән. Аларны махсус плантацияләрдә үстергәннәр.
Шулай да кайсыберәүләр ылыслыларны урманнан “алып кайтырга” ярата. Әмма моның өчен җаваплылыкка тарттырулары бар. Гражданнарга – 3тән 4 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләргә – 20дән 40 мең сумга тиклем, юридик шәхесләргә 200дән 300 мең сумга кадәр административ штраф карала. Моннан тыш, урман фондына китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Әгәр зыян суммасы 5 мең яки аннан күбрәк булса, җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр. Хәтта 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар...
Ә менә чыршы сатучылардан документларын сорау һич артык булмас. Югыйсә, урланган агач сатучылар да юк түгел.