Яңалыклар
14 декабрь 2021, 06:48

Башкортстанда Башкорт теле көннәре

Башкортстанда, республика Башлыгы указына ярашлы, Башкорт теле атналыгы узды.  

Башкортстанда Башкорт теле көннәреБашкортстанда Башкорт теле көннәре
Башкортстанда Башкорт теле көннәре

Башкортстанда, республика Башлыгы указына ярашлы, Башкорт теле атналыгы узды.  Аның кысаларында  Башкорт теле көненә һәм М. Акмулланың 190 еллыгына багышланган төрле чаралар оештырылды. Алар “Җиде адым” дигән бердәм концепциягә берләштерелде.
Башкорт теле атналыгында башкорт рок-башкаручылары катнашлыгында кичә, “М. Акмулланың якты юлы” әдәби кичәсе, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” форматында актив башкорт яшьләре өчен “Йомробаш” интеллектуаль уены, Башкортстанның милли инновацион мәктәпләре директорлары форумы, “Тел ярдәмендә...” старт-сессиясе, “Данлы юллар үткән узаманнар” “түгәрәк өстәл”е; Башкортстан Башлыгы грантына башкорт телендә “Кубоклар лигасы” КВН финалы; башкорт телендә “Әсәм теле – сәсән теле”шигърият конкурсы үтте.

Гафури районында Җәлил Киекбаев бюсты ачылды.Миякә районында М. Акмулла исемендәге премияне тапшыру чарасы булды. М. Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты да матур һәм эчтәлекле үтте.  

Белем бирү оешмаларында башкорт телендә мәктәп радиосы һәм телевидениесе көннәре, М. Акмулланың туган һәм чит телләрдә шигырьләрен уку видеомарафоны, кыска метражлы башкорт фильмнарын карау, “Бикбай укулары” төбәкара әдәби-иҗат конкурсы, “Дустыңа башкорт теле турында сөйлә” видеороликлар бәйгесе, “Без бергә” мәктәп онлайн-кичәләре узды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас