Яңалыклар
14 декабрь 2021, 06:51

Балалар китаплары презентациясе

Әлеге китаплар Башкортстан  Башлыгының Чыршы бәйрәменә чакырылган балаларга бүләк сыйфатында махсус нәшер ителә.

Балалар китаплары презентациясеБалалар китаплары презентациясе
Балалар китаплары презентациясе

Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуга һәм Башкорт теле көннәре кысаларында З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында балалар китаплары презентациясе узды.

Чарада катнашучылар 2011 елдан алып “Китап” нәшриятында дөнья күргән 11 китап хакында видеоролик карады.  

Шулай ук кунаклар яңалыклар – башкорт халык әкиятләре (Хәйләкәр төлке”, “Өч дус”, “Акбузат”) мотивлары буенча эшләнгән мультимедия басмалары белән танышты. 3D һәм 4D форматында эшләнгән әкиятләрне махсус кушымта ярдәмендә җанландырып була.

Очрашуда балалар китаплары авторлары Әлфия Әсадуллина (“Күлчумганга ни булган”),  Лилия Мирза  (“Кояш гаскәре”), Илмира Вәлиева һәм Жанна Кобзева ( “Бориска һәм Башайканың космостагы маҗаралары” башкорт,  урыс, инглиз телләрендә нәшер ителгән) катнашты.

Шулай ук очрашуда Күренекле тәрҗемәче Гүзәл Хамматова ның кызы һәм язучы Яныбай Хаммтов һәм язучы Миңлегөл Тайсинаның оныгы, Президент Чыршысы бүләге китапларының иллюстраторы һәм  проект авторы Алсу Хамматова да бар иде.

Очрашуга балалар да чакырылган иде. Аларга тере аралашу, автографлар алу һәм фотога төшү бик ошады. Һәр кунакка “Китап” нәшриятының бүләге һәм тәмле күчтәнәч өләшенде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас