Яңалыклар
12 декабрь 2021, 06:30

Ә син хокукларны беләсеңме?

12 декабрьдә, Русия Конституциясе көнендә, Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә аның финалы үтә.

Ә син хокукларны беләсеңме?Ә син хокукларны беләсеңме?
Ә син хокукларны беләсеңме?

 

3 декабрьдә V Бөтенрусия хокукый диктант башланган иде. 12 декабрьдә, Русия Конституциясе көнендә, Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә аның финалы үтә.

14 яшьтән өлкәнрәк һәркем хокукый грамоталылык өлкәсендә үз белемен юридик диктант сайтында онлайн-режимда тикшерә ала. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы сертификат алачак. 
Диктант 40 сораудан тора, биремнәрне үтүгә 1 сәгать вакыт биреләчәк. Сорауларның тематикасы: Русия Федерациясе Конституциясе, җинаять һәм административ җаваплылык, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокуклары өлкәсендәге законнар нигезләре. Русия Юристлар ассоциациясе билгеләп үткәнчә, быел диктант беренче тапкыр инглиз, кытай һәм португал телләренә күчерелгән. Катнашучыларга "Базовый" һәм "Профессиональ" тест вариантлары да бирелә. Шулай ук сораулар видео рәвешендә яңа форматлар барлыкка килгән. Проектта катнашучылар саны һәм география елдан-ел киңәя. 
Беренче диктант 2017 елда узган иде. Анда 55 меңнән артык кеше катнашты. Былтыр диктантта Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче 507 174 граждан катнашты. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас