Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 декабрь 2021, 12:37

Үзбәкләр һәм таҗиклар өчен

Мигрантларга хөрмәтебез зур.

Фото: АГН «Москва»
Фото:Фото: АГН «Москва»

Мәскәү метросында мигрантларның туган телләрендә язылган указательләр файдасын бәяләгәннәр. Станцияләр вестибюльләрендә үзбәк һәм таҗик телләрендәге указательләрне элгәч, “бөке”ләрдән  арынган“подземка” иркенәеп калган.

Сүз “Лесопарковая” һәм “Прокшино” метро станцияләре турында бара. Ул станцияләрдән Сахаровода урнашкан  Русиядәге иң эре  Мәскәү миграция хезмәтенә автобуслар йөри. Рус телендәге язмалар төп булып тора, вывескаларда алар кара төс белән язылган. Үзбәк һәм таҗик телләрендәге язмалар  – ачык көрән төстә, шрифт размеры 30 процентка кимрәк.

Язмалар һәм башка навигация мәгълүматларын тәрҗемә итү  чит ил гражданнары агымы зур булган башка объектлар да кулланыла. Мәсәлән, Шереметьево аэропортында барлык указательләр дә кытай теленә тәрҗемә ителгән,  ерак юнәлешләргә йөргән кайсыбер поездлар игълан ителгән хәбәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: