Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 декабрь 2021, 16:31

ЮХХДИда – яңа җитәкче

Динар Гыйльметдиновның урынын кем алды?

Динар Гыйльметдинов депутат булып киткәч, аның урыны буш кала иде әле.

7 декабрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгы приказы белән бу вазифага яңа кеше тәгаенләнде. Хәзер Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча идарәсен Севастьянов Владимир Александрович җитәкләячәк.

Ул 1980 елның 1 мартында Нефтекама шәһәрендә туган. 2000 елда Уфа юридик институтын тәмамлаган. Шул ук елны Нефтекамада юл күзәтчелегендә дәүләт инспекторы булып хезмәт юлын башлый. Шуннан башлап әлеге һөнәр буенча төрле вазифаларда эшли.

Русия Эчке эшләр министрлыгының “За доблесть в службе”, “За верность долгу”, “За отличие в службе” медальләре белән бүләкләнгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: