Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 декабрь 2021, 12:29

Безнең троллейбус предприятиесе шактый иске инде

Аны аякка бастырып булырмы?

utv.ru
utv.ru

Беларусь Башкортстанга яңа 40 троллейбус җибәрәчәк. Бу хакта Радий Хәбиров Белоруссия җитәкчесе Александр Лукашенко белән сөйләшкәннән соң хәбәр итте.

“Троллейбуслар буенча Беларусь предприятиеләре безгә, чынлап, иңнәрен куйды. Чөнки безнең троллейбус предприятиесе шактый иске. Авыр елларда ул ябылып торды. Хәзер яшь җитәкчеләребез аны тергезә. Беларусь предприятиеләре ярдәмендә аякка басуның беренче этабын ерып чыгарбыз дип уйлыйм. Заводлар киләчәктә дә бергә эшләр, мөгаен. Бүген без Русиядә бик сирәк була торган офсет килешүгә кул куйдык. Аңа ярашлы заказ бирдек һәм троллейбуслар сатып алабыз”, – диде Радий Фәрит улы.

Нәрсә ул офсет контракт? Ул компания заказга алмаш итеп җитештерүгә инвестицияләр кертергә тиеш икәнлеген күзаллый. Бу үзенә күрә дәүләт-шәхси партнерлыкның альтернатив проекты.

“Сезнең трамвайлар да безгә бик кызыклы тоелды. Алар зәвыклы, матур. Без бер трамвайны алып, аны сүтеп, кайсы детальләрне – без, ә кайсыларын белоруслар җитештерә ала икәнлеген билгеләргә килештек. Электробусларга килгәндә, монда көндәшлек бар. Бүген Мәскәүдә йөргән электробуслар безнең Нефтекамада эшләнә. Шуңа бу юнәлештә без бераз конкурентлар булып торабыз”, – ди республика җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: