Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 декабрь 2021, 11:45

“Беларус”ларны бездә җыячаклар

Үзебезнең аграрийлар аның файдасын күрер дип ышанасы килә.

proogorod.com
proogorod.com

 “Беларус 2013” чылбыр тәгәрмәчле тракторларны Башкортстанда җыя башлаячаклар.

Минскиның трактор заводы бу эшне “Башсельхозтехника” предприятиесе базасында оештырырга ният итә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән завод арасында шул хактагы килешүгә кул куелды.

Документка ярашлы, 2022 елдан башлап завод ел саен 100гә кадәр трактор җыюга комплектлар белән тәэмин итәчәк. Бездә җыелган техника ил төбәкләренә озатылачак. Һәм, әлбәттә, тәү чиратта үзебезнең аграрийлар аның файдасын күрер дип ышанасы килә.  

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, Мински трактор заводының техникасы безнең авыл хуҗалыгында бик популяр.

“Республикада “Беларус 82” тәгәрмәчле тракторларны җыю оештырылды да инде. Хәзер аграрийларга бик кирәкле булган чылбыр тәгәрмәчле агрегатларны да җыя башлаячакбыз”, – диде ул килешүгә кул куйган вакытта.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: