Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 декабрь 2021, 12:14

Уфа урамнарында “ПАЗик”лар калмаячак

Нәрсәгә утырып йөрербез соң?

О.Яровиков
Фото:О.Яровиков

 15 декабрьгә кадәр барлык “ПАЗиклар” да Уфаның транспорт челтәреннән юкка чыгарга тиеш. Бу хакта  шәһәр хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә транспорт һәм элемтә  идарәсе начальнигы Олег Хмарин белдерде. Аның сүзләренчә,  Уфада пассажирлар автопаркын яңарту буенча зур эш алып барыла.  Мисал өчен, октябрь башында шәһәр буйлап 235 “ПАЗ” автобуслары йөрсә, бүген аларның саны 150гә калган.

Якын арада  Мәскәүдән зур һәм нык зур класслы 50 яңа автобус кайтару планлаштырыла, алар муниципаль ташуларга җәлеп ителәчәк. “Башавтотранс” быел  шәһәр маршрутларына  зур һәм урта класстагы  220 автобусны чыгарды.

Транспорт идарәсе җитәкчесе 272 санлы маршрутта килеп туган хәлгә комментарий бирде. Ташучы  эшләрне туктатып торуы хакында  Уфа мэриясенә хәбәр итмәгән. Нәтиҗәдә  272 санлы маршрут буенча хәрәкәт итүче автоубслар саны 40 берәмлектән 5кә генә калган. Шуңа бу юнәлештә пассажирлар җәфаланмасын өчен  290 санлы  маршрут автобуслары санын арттырырга дигән карарга килгәннәр.

Хмарин сүзләре буенча, төп максат – җәмәгать  транспортының вакытында йөрүе, хәвефсез, уфалылар һәм башкала кунаклары өчен уңайлы булуы. Бу күзлектән шәһәр пассажирлар транспортын үстерүдә байтак чаралар каралган. Киләчәктә  яңа маршрутлар челтәрен булдыру, трамвай элемтәсен модернизацияләү. Бу юнәлештә шәхси һәм дәүләт перевозчиклары белән эш алып барыла.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: