Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 декабрь 2021, 10:32

“Без мәңгелек!”

Кичә Уфада Бөтендөнья татар конгрессының зур делегациясе катнашлыгында Башкортстан бүлекчәсенең еллык эшчәнлеген йомгаклау чарасы узды.

“Без мәңгелек!”
“Без мәңгелек!”

 

Кичә Уфада Бөтендөнья татар конгрессының зур делегациясе катнашлыгында Башкортстан бүлекчәсенең еллык эшчәнлеген йомгаклау чарасы узды.

 

Беренче мәртәбә мондый форматта узган бу җыенда Конгресс җитәкчелеге тулы составта катнашты. Васил Шәйхразиев Казаннан килгән дистәдән артык кунакны халык алдына чакырды. Алар һәрберсе сәламнәрен җиткерде.  Миңа Яшьләр форумы җитәкчесе Ленария Мөслимованың фикере аеруча ошады: "Без милли әйберне – актуаль, актуаль әйберне милли итәргә тиеш", диде якташыбыз.

Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Башкортстан татарлары адресына җылы сүзләр әйтте:

“Искиткеч матур көн, күбәләкләп кар ява. Уфа безне шулай күңелле каршылады. Бөек Тукай телендә барыгыз белән дә исәнләшәм: “Исәнмесез!” Дөньяга сибелеп яшәүче 8 млн.нан артык татарның 3 млн.нан артык татар Татарстан белән башкортстанда яши. Без үз эшчәнлегебездә шушы гасырның егерменче еллар башында булган нигезгә таянып, милләттәшләр көчен саклап эшләдек. Сезгә карап, күңелне горурлану хисе били. Сезгә рәхмәт әйтер өчен килдек. Башкортстан әдәбиятка, сәнгатькә, фәнгә һәм башка өлкәләргә бик зур шәхесләрне биргән. Башкортстан татарларыннан башка татар халкын күз алдына китереп булмый. Зур хезмәтләрегез өчен бүләкләр тапшыру зур горурлык,  без моны чын күңелднә сөенеп эшлибез. Бу көннәрдә без 2021 елны тәмамлау киләсе елга планнар кору өстендә эшлибез. Тарихи яктан 2021 ел халык санын алу елы буларак истә калыр, безнең һәр оешма эшләгән эшләр ул халыкны берләштерү, милләтне үстерү юнәлешендә булды.

Киләсе елда Конгресс оештырылуга да 30 ел тула. Кайдадыр 35 ,40, 50 ел эшләгән оешмаларыбыз да бар.

Кайда гына яшәсәк тә, шушы эшләрне алып барабыз. Милләт дигәндә без иң беренче әниләргә рәхмәт белдерәбез!” – диде Вәсил Гаяз улы.

Аннары тәбрикләү өлеше булды.   

Чараның икенче өлешендә "Кем син? Мин – татар" проектына йомгак ясалды. Әлеге проект кысасында социаль челтәрләрдә ел барышында шигъри видеороликлар куелды. Анда күренекле шагыйрьләр дә, башлап язучылар да катнашты. Ул видеороликларда милли шигырьләр яңгырады. Күренеклеләр арасында бакыйлыкка күчкән Мәҗит Гафури, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабай иҗатларын өйрәнүчеләр дә, бүген дә арабызда яшәүче Марат Кәримов, Фәрит Габдрәхим кебек шагыйрьләр дә катнашты.

Әлеге проектның авторы Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бу проектның максаты татар шигъриятен үстерү дип саный.

— Чараның максаты – Башкортстанда туып үскән шагыйрьләрне һәм шигърият сөючеләрнең иҗатларын күрсәтү. Монда күренекле шагыйрьләр дә, башлап язучылар да катнашты. Бер-ике видеодан башлаган идек, бу халыкка ошады һәм бу проектны ел буе дәвам иттек. Ул алдагы елда да дәвам итәчәк. Алдагы елда "Без бергә! Бердәмлектә көч!" шигаре астында узачак. Ул ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Дөнья татар конгрессы оешуның 30 еллыгына багышланачак, –  диде Альфред Әмир улы.

Чара  Фән Вәлиәхмәтов, Зифа Нагаева, Руслан Кираметдинов һ.б. башкаруында җырлар белән үрелеп барды һәм бөтен зал башкаруында     “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

“Без мәңгелек!”
“Без мәңгелек!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: