

Легендар солдат - Даян Мурзинга һәйкәл ачылды!
Хөрмәтле милләттәшебез, якташыбыз, рухи канатыбызы булган легендар шәхес Даян Мурзиннның тууына 100 ел тулу уңаеннан Кушнаренко районы үзәгендә һәйкәл ачылды.
Һәйкәлнең язмышы белән чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да кызыксынып, көтеп тора иде. Менә, ниһаять, ул көн җитте, сәгате сукты. Күптән көтелгән бу тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты. Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән саләмләде һәм котлау хатын җиткерде..
«Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы „кара генерал“, милләттәшебез Даян Баян улы безнең горурлыгыбыз һәм олуг батырлык үрнәге. Даян Мурзин интернациональ батыр дисәк тә ялгыш булмас, чөнки аның тормыш һәм хәрби хезмәт биографиясе турында чит илләрдә дә бик яхшы беләләр. Быел Даян Баян улының тууына 100 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу аеруча да мөһим вакыйга. Туган илебез иминлеге өчен көрәшкән батырларның исемнәрен мәңгеләштерү эшендә алга таба да кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын», — диелгән хатта.
Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров катнашты.
Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылында мәктәптә укыта башлый. Икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән фронтка китә. Курку белмәс солдат сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек, партизан отрядларына җитәкчелек итә. Даян Мурзин сугыштан соң Чехословакиянең Милли батыры исеменә лаек булган иде. Атаклы шәхес Чехиянең «Зур хезмәтләре өчен» тәре-ордены белән бүләкләнә. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. Безнең гәзит битләрендә дә батыр турында языла килә.
Даян Мурзин - легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы яугире, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Ул елларда аны «Кара генерал» дип атыйлар, аны хәтта Гитлер шәхси дошманы дип игълан итә, аның башы өчен зур суммада премия билгеләнә.- Бюст булдыру идеясен тормышка ашыруда катнашкан һәм ашырган барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Хәзер Кушнаренко авылы халкы бу вакыйга турында балаларына да, район кунакларына да горурланып сөйли алачак, — дип хәбәр иттеләр Кушнаренко районы хакимиятендә.Ачылу тантанасында «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, бюстны булдыру инициаторы Илдар Дәүләтов, Даян Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, бертуганының улы Роберт Мурзин, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Бакалы районы делегациясе, Кушнаренко районы волонтерлары катнашты.Бюстны ачу хокукы Рөстәм Әхмәдинуров һәм Альбина Мурзинага бирелде. Аннары тантанада катнашучылар Даян Мурзин бюстына чәчәкләр салды. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт программасы әзерләгән иде.Кушнаренко, Дүртөйле, Уфа, Бакалы, Чакмагыш районнарыннан һәм Татарстан Республикасыннан килгән 100гә якын кеше катнашкан тантанада Даян Мурзинга "Русия Герое" исемен бирү өчен имза җыя башлау турында карар кабул ителде.
Һәйкәлнең авторы - Илдус Закиров.
Тарихны, аны тудырган батырларны онытмыйк, дуслар!