Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2021, 14:43

Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды

Ул төбәктә гаилә эшкуарлыгын үстерүгә булышачак.

Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды
Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды

Уфаның Конгресс-холл бинасында ике көнлек гаилә эшкуарлыгы форумы бара. Рәсми чараларда Русия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, аның урынбасары Елена Дыбова, БР Корылтае рәисе Константин Толкачев, һ.б. вазифалы кешеләр, шулай ук Русиянең 200дән артык уңышлы эшләүче гаилә компанияләре вәкилләре катнаша.
Бүген форумның төп ике чарасы үтте. Русия сәүдә-сәнәгать палатасының пилот проекты буенча Башкортстанда Гаилә эшкуарлыгы үзәге ачылды. Ул төбәктә гаилә эшкуарлыгын үстерүгә булышачак.
Форумда Бөтенрусия гаилә советының күчмә утырышы үтте. Аның эшендә гаилә эшкуарлыгының закон базасын булдыру, гаилә бизнесына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.
Сергей Катырин утырышны ачканда, безнең төп максатларыбызның берсе - гаилә бизнесы турында федераль законны кабул итү мәсьәләсе, дип билгеләде. Башкортстанда ул урындагы базарлардан тыш, халыкара мәйданнарда да уңышлы эшләүче берничә гаилә компаниясе белән танышкан. "Бу исә төбәктә гаилә эшкуарлыгын үстерү өчен җитди нигез бар дигән сүз", - диде сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы.
Башкортстан Республикасында БР Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлегенә һәм гаилә компанияләренә булышу чаралары турында республика сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хакимов сөйләде.
Форум кысаларында күргәзмә эшли. Анда республика гаилә компанияләре җитештергән продукцияләр: туклану продуктлары, корылмалар, өс һәм аяк киемнәре, полиграфия, интерьер картиналары урын алган.
Форум программалары белем бирү курслары, тренинглар, мастер-класслар белән дәвам итә.
Белешмә өчен: Русия сәүдә-сәнәгать палатасы үткәргән тикшеренүләргә ярашлы, илдәге кече һәм урта эшкуарлыкның 74 проценты гаилә компанияләре булып исәпләнә. Гаилә компанияләре бөтен дөньядагы предприятиеләрнең өчтән ике өлешен тәэмин итә. Алар 70тән алып 90 процентка кадәр еллык эчке тулаем продукт җитештерүне һәм 80 процентка кадәр мәшгульлекне тәэмин итә.
2018 елдан алып РФ сәүдә-сәнәгать палатасы "Уңышлы гаилә - уңышлы Русия!" проектын тормышка ашыра.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: