Яңалыклар
2 декабрь 2021, 08:01

Өйдә эшләргәме, эшкә йөрергәме?

Сез ничек уйлыйсыз?

trn-news.rutrn-news.ru
trn-news.ru

Башкортстанда өйдән торып эшләүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ арткан.

Мондый хәл бар ил буенча күзәтелә, диләр hh.ru тикшерү хезмәтеннән. Русиядә бүген ерактан торып эшләү өчен 86,6 мең тәкъдим бар. Бу – узган елның ноябре белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк.

Безнең республикада “удаленкада” эшләүчеләргә сорау 4,3 тапкырга арткан. Былтыр ноябрьдә 400 вакансия булса, бүген 1770кә җиткән.

Мондый эш форматын тәкъдим итүчеләр арасында лидер булып Мәскәү тора. Аннары Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан, Ростов һәм Сведловск өлкәләре килә.

Әлбәттә, өйдә торып эшләүнең үз уңай яклары күп. Әмма әллә нигә бер булса да, эшкә барып, хезмәттәшләр белән чөкердәшеп алу үзе бер күңелле булып кала. Сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас