Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 декабрь 2021, 14:52

Бу шәһәрдә күп кар яуган, ди

Башкортстанда кайчан явар икән соң? Кышны күрербезме быел?

inforeactor.ru
Фото:inforeactor.ru

Хабаровскида чәршәмбегә карый төндә нормадан күп кар яву сәбәпле гадәттән тыш режимы кертелгән. Бу хакта мэрия сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр хакимиятендә хәбәр итүләренчә, йорт ихаталарындагы карны чистартуга идарә итүче компанияләр хезмәткәрлрәен җәлеп иткәннәр.  Юллардан җыештырылган карны махсус полигоннарга чыгаралар.

Хабаровск крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, төбәк трассаларында  12 ЮХХДИ посты тора. Хабаровскиның үзендә составында 190 берәмлек техника һәм 300 кешедән артык булган 14 юл хезмәте бригадасы эшли.

Хабаровскида явар да ул кар. Ә бездә? Моңа кадәр яуганы кичә-бүген эреп бетте. Аяк асты да тайгак. Берүк сак булыгыз, дуслар. Бераз туңдырып та җибәрсә, юллар пыяладай булырмы икән?

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: