Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 ноябрь 2021, 09:47

“Кабат әкияткә!”

Конкурста катнашыгыз!

“Кабат әкияткә!”
“Кабат әкияткә!”

Конкурста катнашыгыз!

 

Яңа 2022 елны каршыларга әзерләнәбез. Шул уңайдан бөтен Русия буйлап 5-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында “Кабат әкияткә!” сигезенче иҗади бәйге игълан ителде. Сурәтләр бәйгесе дистанцион рәвештә уза.

Конкурсның максаты: массакүләм балалар иҗатын популярлаштыру.

Гаризалар һәм сурәтләр 1–24 декабрьдә ике агымда кабул ителә.

Беренче өлеш 1 -12 декабрьдә  уза. Бәйгенең «Чыршыны бизә!» дип аталган бу өлешендә матур итеп бизәлгән чыршы рәсеме ясап тапшырырга кирәк.

 Икенче өлеше “Яңа елны каршылыйбыз!” дип атала. Ул 13– 24 декабрьдә уза.

Бу өлешендә Яңа елны бәйрәм итү, кышны сурәтләгән төрле рәсемнәр кабул ителә.

Бер кеше эшләгән эшләр генә кабул ителә, коллектив эшләр кабул ителми. Сурәтегезне сканлаштырып, электрон форматта салыгыз.

Әйткәндәй, узган еллардагы сурәтләр белән танышу аласыз. Интернет-сайт: www.superdeti.org («Миллионлаган балалар бергә!» бүлегендә).

“Кабат әкияткә!”
“Кабат әкияткә!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: