

Башкортстанның элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов үзен публикага уйный торган сәясәтче итеп танытмады. Социаль челтәрләрдә ул яңа фотосурәтләр белән бүлешмәде, халык янында йөрегәнен видеоларга төшереп куймады.
Күрәсең, табигате шундыйдыр. Шуңа республика кәнәфиен калдырып киткәч тә ул тыныч тормышын дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Хәмитов сәясәттән киткәч, “Башнефть”та директорлар составында урын алды.
Һәм менә шушы көннәрдә ул тормыш иптәше Гөлшат ханым белән публикада күренеп калган. 25 ноябрьдә хатынының социаль челтәрләрдәге битендә бергә төшкән фотолары барлыкка килгән. Анда ир кешенең бите күренми диярлек. Әмма аның Хәмитов икәнлеген тануы авыр түгел.
Алар Мәскәүдә Чайковскийның консерваториясенә Хибла Герзмаваның чыгышын карарга килгәннәр.