Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь 2021, 15:53

Балалар халык җырларын яңгыратты

Гран-при – Рамазан Биккининда.

Балалар халык җырларын яңгыратты
Балалар халык җырларын яңгыратты

Гран-при – Рамазан Биккининда. 


1 урын - Зиннур Исламов (Борай районы)
1 урын - Риана Хәлиуллина (Дүртөйле шәһәре)
2 урын - Марат Әхмәтҗанов (Туймазы районы)
2 урын - Элина Кужагильдина (Хәйбулла районы)
3 урын - Алтынай Моталлапова (Зилаер районы)
3 урын - Азамат Рәхмәтуллин (Ишембай шәһәре)
3 урын - Нурислам Закиров (Туймазы районы) 

Номинацияләр буенча:

Өмет - Айназ Рәхмәтова (Уфа)
Рухлы - Лиана Мәхмүтова (Бөрҗән районы)
Рухлы - Ислам Алдакаев ( Кырмыскалы)
Иң моңлы  җырчы - Нәркәс Бәдретдинова (Мәчетле районы)
Иң дәтле җырчы - Инсаф Атанов (Уфа районы)

Менә шундый уңышлар күрсәтте безнең егет-кызларыбыз бу җырлы-моңлы ярышта.

Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры сәхнәсендә “Чулпылар” Республика телевизион конкурсының финалы һәм Гала-концерт узды. Финалистлар һәр кайсысы туган районы яки шәһәре әләме астында чыгыш ясады.

- Бүген бу сәхнәгә чыккан малайлар һәм кызлар киләчәктә бөтен дөньяны Башкортстан мәдәнияте белән таныштырып йөриячәкләр. Мин сезнең ихлас чыгышларыгызны тыңлап зур шатлык кичердем. Рәхмәт сезгә, балалар! Рәхмәт сезгә, оештыручылар! – диде легендар композитор Рим Хәсәнов, 10 яшьлек Рамазан Биккининга (Стәрлетамак шәһәре) гран-при тапшырып.

- Яшь талантларның халык җырларын башкаруга алынуына шатмын,–  диде җырчы Нәзифә Кадыйрова.

“Чулпылар” Республика телевизион конкурсы 1992 елдан бирле эшләп килә.

 

 

Балалар халык җырларын яңгыратты
Балалар халык җырларын яңгыратты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: