Иртәгә, 29 ноябрьдә, кыска вакытлы җепшек кар явып узачак. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык булачагын фаразлый. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.
Һава температурасы төнлә -3, -8 градус салкын. Көньяк-көнбатышта -13 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез җылырак – 0, -5 градус салкын.
Сишәмбе көнне, 30 ноябрьдә, төнлә урыны белән җепшек кар явачак. Көндез кар катыш Юлларда – бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар сарачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы төнлә -1, -6 градус. Республиканың көньяк-көнбатышында -8дән алып -13 градускача салкын вәгъдә итәләр синоптиклар. Көндез +2, -3 градус.
Шулай, дуслар, кыш әле булса үз мизгеленең дилбегәсен кулына ала алмый, ахры...
Чыганак: bashinform.ru