Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 ноябрь 2021, 15:08

Бездә мөмкинлекләр бар!

«Русия – спорт державасы» форумы Башкортстанда үтәрме?

Бездә мөмкинлекләр бар!
Бездә мөмкинлекләр бар!

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт йортында Русия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. 
– Игътибарыгыз һәм республикага килүегез өчен рәхмәтлебез. Башкортстанга эре спорт комплекслары төзелеше проектларын финанслауда ярдәм күрсәткән өчен дә рәхмәт җиткерәбез. 2019 елда без Рима Батталова үзәген ачтык, былтыр Семен Елистратов исемендәге шорт-трек үзәген эшләтеп җибәрдек. Уфада ябык футбол манежын төзелә, Көрәш үзәген төзү планлаштырылган. Яңа елда Гимнастика үзәген ачарбыз, - дип, санап үтте Андрей Назаров. 
Премьер-министр Башкортстанның «Русия – спорт державасы» Халыкара спорт форумында даими катнашуын да билгеләп үтте. 2019 елда республика «Русия төбәге» номинациясендә спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен җиңүче булды. 
– 2024 елда Уфа шәһәренең 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында әлеге спорт форумын үзебездә үткәрергә телибез. Моның өчен бездә мөмкинлекләр һәм тәҗрибә бар, - диде ул. 
Бу мәсьәләдә Башкортстан Русия спорт министрлыгының ярдәменә өмет итә ала, дип белдерде Олег Матыцин.
– «Русия – спорт державасы» форумын уздыру урыны конкурс нигезендә билгеләнәчәк. Мин үз ягымнан, әлбәттә, сезгә ярдәм итәчәкмен. Республиканың масштаблы чараларны үткәрүдә кызыклы алымнары бар. Без спорт җәмгыяте һәм республика җитәкчелегенең кызыксынуын күрәбез, – диде ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: