Яңалыклар
26 ноябрь 2021, 14:00

Зур югалту

Республика Земфира Латыйпова белән хушлашлы.

Андрей Назаров, FbАндрей Назаров, Fb
Фото:Андрей Назаров, Fb

Андрей Назаров үзенең FaceBook челтәрендә  пост язган. "Бүген Башкортстанның Югары суды рәисе  Земфира Латыйпова белән хушлаштык. Аның якыннары һәм туганнарының ачы кайгысын уртаклашам. Земфира Үзбәк кызы коронавирустан вафат булды. Безнең барыбыз өчен дә бу бик зур югалту.

40 еллап гомерен ул законга  хезмәт итүгә багышлады. 30 елдан артык гомерен суд системасына бирде. 2019 елдан  ул республиканың югары суд инстанциясен җитәкләде.  Эшлекле, әхлакый сыйфатлары, профессиональлеге һәм фидакарьлеге аны башкалардан  аерып тора иде. Үз өлкәсендәге эшләренең кечкенә детальләрен өйрәнеп, җиренә җиткереп алып бара иде. Бер дә кызу  булмады, һәрчак суд эшләренең нюансларын җентекләп тикшерде. Шуңа күрә ул кабул иткән хөкем карарлары һәрчак гадел һәм кешелекле булды. Коллегалары аны хөрмәт итте. Бу хакта анң күпсанлы дәүләт бүләкләре дә сөйли.
 Земфира Үзбәк кызы – югары квалификацияле юрист, ярдәмчел кеше һәм тәҗрибәле җитәкче. Аның  хакындагы якты истәлек хәтерләребездә   сакланачак", - дигән ул. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас