+20 °С
Болытлы


Быел Уфада Агыйдел елгасы яр буенда 1 км озынлыкта шугалак төзеләчәк. Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Греков сүзләренә караганда, территория яктырткыч белән бизәләчәк, шугалакта даими рәвештә музыка яңгыраячак. Шулай ук биредә туклану пунктлары, җылы киенү-чишенү бүлмәләре дә оештырыла.
Яр буеның югары «палубасы»нда боз шәһәрчеге төзекләндереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу кышта Уфада барлыгы 21 шугалак һәм 88 хоккей тартмасы булдыру күзаллана.
Фото: pixabay.com