

Башкортстанда әти-әниләрне балалар бакчаларындагы Яңа ел бәйрәмнәренә коронавируска каршы төгәлләнгән вакциналау ясатылуын, я булмаса чирләп терелгәнлеген исбатлаучы QR-коды булган очракта гына кертәчәкләр. бу хакта БР Мәгариф министрлыгы белдерде.
Чыршы бәйрәмнәре республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәр төркем өчен аерым, барлык санитар таләпләрне үтәп оештырылачак.
Читтән аниматорлар, артистлар, фотографлар ялларга рөхсәт юк.
Бәйрәм үткән залны җилләтү, катнашучылар арасында дистанция саклау һәм кергәндә термометрия үткәрү мәҗбүри.