Яңалыклар
24 ноябрь 2021, 13:37

Җир астыннан юллар бар

Аның озынлыгы 110 метр тәшкил итә.

Җир астыннан юллар барҖир астыннан юллар бар
Җир астыннан юллар бар

 

Бүген Уфада тагын бер җир асты кичүе ачылды

Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Дуслык монументыннан Агыйдел яр буена алып чыгучы җир асты кичүенең ачылу чарасында катнашты. Аның озынлыгы 110 метр тәшкил итә. Төзелеше Агыйдел елгасы яр буен реконструкцияләү кысаларында башкарылды.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, әлеге юл участогында җәяүлеләр өчен җир асты кичүе кирәк иде, чөнки бу урында транспорт агымы бик көчле. 
– Җир асты кичүен төзү шәһәр өчен бик әһәмиятле. Беренчедән, аның ярдәмендә без җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яр буена хәвефсез хәрәкәт тәэмин иттек; икенчедән, автомобиль юлы хәрәкәтеннән артык йөкләнешне алдык. Хәзер җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә уңайлырак булачак, – диде Андрей Назаров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас