Яңалыклар
24 ноябрь 2021, 06:47

Бер җылыта, бер суыта...

Кышның кәефе төрлечә шул.

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Бу атнада “плюс” кисәк кенә “минус”ка әйләнсә, атна уртасында капма-каршы картина күзәтелә.

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 24 ноябрьдә, республикада урыны белән кыска вакытлы кар явып үтүе ихтимал, юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Һава температурасы көндез -8, -13 градуска җитәчәк.

25 ноябрь көнне  төнлә урыны белән кар явачак, аерым районнарда  буран чыгачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -14, -19 градус, аязытканда  – -20, -25, көндез  – -5, -10.

Җомга көнне, 26 ноябрьдә, шулай ук кыска вакытлы кар явып узачак. Аерым районнарда бозлавык булуы көтелә. Җил – көньяктан, уртача тизлектә.  Термометр баганалары -6, -11 градус күрсәтәчәк, аязытканда -16 градускача җитәчәк. Көндез  – 0, -5.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас