

Эшегез җиңеләяме?
Ялгыз әти-әниләр командировкаларга йөрмәячәк. Алар төнлә эшләмәячәк тә....
Русия Хезмәт кодексының яңа нигезләмәсе 30 ноябрьдә үз көченә керәчәк. Аның буенча, ялгыз әти-әниләрне эштән тыш сәгатьләргә һәм хезмәт командировкаларына бары тик үзләренең ризалыгы белән генә җәлеп итәргә мөмкин булачак.
Элек чикләүләр 5 яшькә кадәр балалар белән ялгыз ата-аналарга кагыла иде.
Моннан тыш, әгәр хезмәткәр күпбалалы әти-әни яки 14 яшькә кадәр балалары булган хезмәткәрнең ире яисә хатыны вахта ысулы белән эшли икән, эш бирүче аларны төнге сменаларда яки эш сәгатеннән соң эшкә җәлеп итә алмый.
Яңа кагыйдәләр буенча, мондый хезмәткәрне эштән соң яки төнге эшкә җәлеп итү өчен эш бирүчегә аның язма рәвештә ирекле ризалыгын алырга кирәк булачак. Шул ук кагыйдәләр командировкаларга да кагыла.
Моннан тыш, закон инвалидларга һәм авыру туганнарын караган хезмәткәрләргә, аларны хезмәт командировкаларына җибәргәндә, өстәмә гарантияләр билгели. Хәзер бу гамәлләр, шулай ук, аларның язма ризалыгы белән генә мөмкин булачак.
фото: vecher-anapa.ru