

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров отпускка киткән.
Отпускасы планга ярашлы, дип хәбәр итәләр республика Башлыгының матбугат хезмәтеннән. Ничә көн һәм кайда ял итәчәге, эшкә кайчан чыгачагы турында әлегә хәбәр юк.
Төбәк җитәкчесе ял иткән вакытта оператив киңәшмәләрне республика премьер-министры Андрей Назаров алып барачак.
“Башкортстан Башлыгы кайда булуга карамастан, республика ышанычлы кулларда: барысы да контрольдә, тормыш бара, без эшлибез, барысы да үз урыннарында”, – дигән социаль коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская.