

Билгеле булуынча, бүген җәмәгать транспортында 7 яшькә кадәрге балалар бушлай йөри. Балага 7 яшь тулды икән, димәк, тулы хакны түләргә кирәк. Ә җәмәгать транспортының хакы очсыз түгел.
Шуңа Дәүләт Думасының Гаилә, хаты-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитетында 7дән 16 яшькә кадәргеләр дә җәмәгать транспортында бушлай йөрергә тиеш дип исәплиләр. Депутатлар әлеге башлангычка кагылышлы закон проектын эшләргә әзер дип белдергән комитет җитәкчесе Нина Останина.
Аның әйтүенчә, бүген төбәк властьлары бу проблеманы үзенчә хәл итә: кайсыбер урыннарда аерым күрсәтмәләр бар, кайсыбер төбәкләрдә социаль карталар һәм башка алымнар кертелгән. Әммә мәсьәлә закон белән ныгытылса, таләпләр дә бердәм булыр иде, ди депутат.
Әйткәндәй, бүген өлкәннәрдән башка үзләре генә җәмәгать транспортында йөрүче 16 яшькә кадәрге балаларны, акча түләмәсәләр дә, төшереп калдыру тыела.