

Республика территориясенә Төньяк атлантика циклоны килә. Шуңа бәйле, Башгидрометүзәк синоптиклары фаразлавынча, ялларда кар явачак һәм көчле җил булачак.
20 ноябрь, шимбә, җепшек кар явуы көтелә. Кайсыбер районнарда буран да чыгачак. Юлларда бозлавык һәм кар сырынтылары булырга ихтимал. Төнен һава температурасы -1... -6 градус булса, көндез -3... +2 градуска кадәр җылытачак.
21 ноябрь, якшәмбе, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Кар, ә кайсыбер районнарда көчле кар явачак һәм буран булачак. Юлларда шулай ук бозлавык, кар сырынтылары күзәтеләчәк. Төнен термометр баганалары -1... -7 градус күрсәтсә, көндез -2... +2 градус тирәсе булачак.
Башгидрометүзәктән әйтүләренчә, алдагы атнада җил бераз тыначак, явым-төшем дә кими. Ноябрь ахырында тотрыклы салкынча һава торышы урын алыр дип фаразлана.