

18 ноябрьдә Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры алмашынды. Әлеге вазифага күпчелек тавыш белән Зөһрә Рәхмәтуллина сайланды. Рәсми тәгаенләү дүшәмбе булачак.
Зөһрә Рәхмәтуллина – фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән хезмәткәре.
Тарих, тел һәм әдәбият институты республиканың иң өлкән фәнни учреждениесе булып тора. Аның үзенчәлеге шунда – биредә башкорт халкының бай мәдәнияте һәм теле, тарихы һәм этнологиясе буенча тикшеренүләр алып барыла.
2016 елдан әлегә кадәр институтны география фәннәре докторы, профессор Айбулат Псянчин җитәкләде.