

15 ноябрьдә эш сәфәре белән Ишембайга баргач, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районы советы утырышында катнашты.
Район советы депутатлары Азамат Абдрахмановның вакытыннан алда муниципалитет башлыгы вазифасыннан китүе өчен тавыш бирде. Һәм бертавыштан әлеге вазифаны вакытлыча башкаруны Азат Ишемгуловка йөкләтте. Ул әлегә кадәр Ишембай районы хакимият башлыгының сәнәгать, авыл хуҗлыгы һәм сәүдә буенча беренче урынбасары булып эшләде.
Башкортстан Башлыгы Азамат Абдрахмановка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Ишембайлыларның шәһәр һәм район тормышын яхшырту өстендә планлы рәвештә эш алып барулары мине сөендерә. Республика хөкүмәт органнарының бердәм команда булып эшләү рухында бу. Азат Абдрахмановның Ишембай районы хакимияте башлыгы булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе һәм белеме яңа вазифасында бик кирәк булачак. Мин аны республика хөкүмәте аппараты җитәкчесе вазифасына тәгаенлим, –диде Радий Хәбиров.