

16 ноябрьдән “Дәүләт хезмәтләре” порталында алдан теркәлмичә, күпфункцияле үзәкләрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакциналану, әлеге чир белән авырып терелү турында кәгазь сертификатларны бушлай бастырып алып булачак.
«Бу хезмәт аеруча “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлмәгән, сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгарырга яки аны электрон рәвештә кулланырга мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль. Үзәктә бирелгән сертификат мөһерләр белән расланмый һәм кешегә бер генә нөсхәдә бирелә. Электрон техника белән иркен файдалана белүчеләргә сертификатны бастырып чыгару таләп ителми, җәмәгать урыннарына бару өчен мобиль җайланмалы QR-кодны күрсәтү дә җитә», – ди күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.
Сертификатны үзәк офисында бастырып чыгару өчен гражданга паспорт, шулай ук мәҗбүри медицина страховкасы полисы һәм шәхси счет номеры (СНИЛС) кирәк. Сертификат бирелергә тиешле кешенең законлы яисә вәкаләтле вәкиле исеменнән эш итү хокукын раслаучы гади язма формада төзелгән ышаныч кәгазе булганда, сертификатны башка граждан өчен дә бастырып чыгарырга мөмкин.
Инглиз телендә сертификат бастыру өчен гражданның үзе белән шәхесен раслаучы чит ил паспорты булырга тиеш.
Сертификаты яки COVID-19 авыруы турында мәгълүмат булмаса, аларны бастырып чыгарып булмый. Бу очракта гражданга вакцина ясалган медицина оешмасына яисә “Дәүләт хезмәтләре” сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.