Яңалыклар
16 ноябрь 2021, 15:31

Мәскәүдә күргәзмәдә

16 ноябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия транспорты” халыкара күргәзмәсен карады.

Мәскәүдә күргәзмәдәМәскәүдә күргәзмәдә
Мәскәүдә күргәзмәдә

16 ноябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия транспорты” халыкара күргәзмәсен карады. Күргәзмә “Транспорт атналыгы-2021” кысаларында үтә.

Үзләренең казанышлары һәм транспорт өлкәсендә эшләрен 90нан артык экспонент тәкъдим итте. Алар арасында транспорт инфраструктурасы операторлары, йөк һәм пассажир йөртүчеләр, логистик өлкә вәкилләре, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары бар.

Башкортстан, башка төбәкләр кебек үк, күргәзмәдә республиканың әһәмиятле казанышларына багышланган үз экспозицияләрен тәкъдим итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас