Яңалыклар
16 ноябрь 2021, 14:57

Кулланучылар гел хаклы булырга тиеш

Башкортстан кулланучылары өчен онлайн-платформалар барлыкка килде. 

Кулланучылар гел хаклы булырга тиешКулланучылар гел хаклы булырга тиеш
Кулланучылар гел хаклы булырга тиеш

- Республикада кулланучылар хокукларын яклау механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру өчен БР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан хокук белемендәге кимчелекләрне тулыландырырга, соңгы яңалыклар белән танышырга, республика кулланучылар базарында сатыла торган товарларның сыйфаты турында белергә мөмкинлек бирүче онлайн-форматлар эшләнде, - ди БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. 
Порталның принциплары: бәйсезлек, объективлык, компетентлык, конфиденциальлек. 
- Порталда продукциянең сыйфаты һәм хәвефсезлеге, ГОСТ һәм стандартлар таләпләренә туры килү-килмәве, шулай ук алынган нәтиҗәләргә карап, продукцияне шартлы төркемнәргә бүлү турында мәгълүматлар урнаштырылган. 
"Ачык сыйфат» мәгълүмати-аналитик порталы материаллары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:https://kachestvorb.ru/ 
Шулай ук ведомство каршында кулланучылар хокукларын яклау буенча интернет-портал эшли: https://portalzpp02.ru/ 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас