

15 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә Федерация Советы әгъзалары һәм төбәкне Русия федератив җыелышында тәкъдим итүче Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Радий Хәбиров депутатлар корпусының төп бурычларының берсе илнең сәяси каркасын саклау икәнлеген ассызыклады. Сенаторлар һәм депутатлар сәяси-иҗтимагый стабильлек өчен, илнең социаль-икътисади үсеше өчен җаваплылык тотуын әйтеп үтте.
-Русия парламентында безнең республиканы лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәрсез һәм дума комитетлары эшендә, закон чыгару эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашырсыз дип ышанам. Сезгә яңа чакырылышта уңышлы, бердәм эшләүне телим, - диде Радий Фәрит улы. – Дәүләт Думасында безнең фракция иң зурларның берсе. Русия төбәкләре арасында беренче “бишлек”кә керәбез. Шуңа күрә без “Башфракция” дигән төшенчәне кертергә булдык. Бу - нинди партиягә керүенә карамастан Башкортстан халкы мәнфәгатьләрен яклаучы “папкалы башкортлар” була.