Яңалыклар
16 ноябрь 2021, 08:24

Алга планнар зурдан!

Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәтенең эш нәтиҗәләре һәм якындагы өч елга планнары турында бәян итте.

Алга планнар зурдан!Алга планнар зурдан!
Алга планнар зурдан!

“Бездә сәнәгать җитештерүе күләмнәре арта. Бу аеруча металлургиядә, агач эшкәртүдә һәм башка тармакларда сизелә. Кайбер урыннарда үсеш 70 процентка кадәр җитә. Әмма аномаль эссе җәй аркасында республикада авыл хуҗалыгы зур зыян күрде. Бик күп чәчүлекләр һәлак булды.
Зыян күрүче тармакларны мөмкин кадәр тиз тергезү һәм башкаларның да товар әйләнешен арттыру өчен без ел саен икътисадның үсеше 3,8дән 4 процентка кадәр булырга тиеш дип билгеләдек үзебез өчен. Русия буенча караганда бу күрсәткеч бер процентка диярлек югары.
Әгәр шундый үсеш темпларына чыга алсак, безнең хезмәт хакы артачак. Яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк. Ә әлегә без эшләгәннәр җитәрлек түгел. Эшсезлек кимесә дә, халыкның реаль кереме төшүен дәвам итә. Ярты ел эчендә алар бер процентка кимегән. Хәлне үзгәртергә безгә үсә торган икътисад гына мөмкинлек бирәчәк. Республиканы бизнес өчен иң уңайлы төбәккә әйләндерү кирәклеге турында даими сөйләшүләр барганына игътибар иткәнсездер.
Якын арада без сәнәгать секторын көчәйтү өчен эшләячәкбез. Ул безнең икътисадның 40 процентын тәэмин итә.
Шулай ук Хөкүмәт инвесторлар белән эшләүне дәвам итәчәк. Алар өчен бездә берничә преференция территориясе һәм кластерлары бар. Әмма без тагын да яңаларын булдырачакбыз.
Планнар менә шундый. Ләкин бу планнарның бары тик бер өлеше генә. Соңрак авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне ничек тергезергә һәм торак төзелешендә темпларны ничек үстерергә җыенуыбызны да язармын”, - дип язды Андрей Назаров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас